Чәбки Саба авылында яшәүче Сәйдә Гыйлемхан кызы Хаҗиевага – 80 яшь
Поздравления

Чәбки Саба авылында яшәүче Сәйдә Гыйлемхан кызы Хаҗиевага – 80 яшь

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез- әниебез! Сине олуг юбилеең белән котлап, бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, иман байлыгы телибез. Без-балаларыңның игелеген күреп, бергә сөенеп яшәргә язсын. Әни! Син безнең өчен һәрвакыт олы терәк, тормышыбызда якты юл күрсәтүче кеше, үрнәк булдың. Барысы өчен рәхмәт сиңа!

Әни бит ул- өйнең яме

Ә тормышта олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә кирәк!

Иң изге теләкләр белән балаларың Кәүсәрия, Равис, киявең Фәрит, киленең Миләүшә һәм оныкларың.

Нет комментариев