Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ИКЕ БАСУ АРТАШ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ЗӨФӘР НӘКЫЙФ УЛЫ ХӘСӘНОВКА 60 ЯШЬ!

11 декабря 2019, 08:58

875

0

0

ИКЕ БАСУ АРТАШ  АВЫЛЫНДА  ЯШӘҮЧЕ ЗӨФӘР  НӘКЫЙФ УЛЫ ХӘСӘНОВКА  60 ЯШЬ!

Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Ходай сиңа саулык, җан тынычлыгы, озын гомер насыйп итсен. Безне  сөендереп әниебез белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, бик күп  еллар янәшәбездә атлавыгызны телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнеңдә,

Үстердең син безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Озын гомер бирсен Ходай, дибез,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән әниебез Фирдания, кияүләрең Рәмис, Наил, оныкларың Ралинә, Ранис, Надир исеменнән кызларың Алинә, Алисә, Гөлфинә

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев