КАЗАНЧИ-БИГӘНӘЙ АВЫЛЫНДА ГОМЕР ИТҮЧЕ АЛЬБЕРТ ГАБДЕЛХӘМИТ УЛЫ ХӘСӘНОВНЫҢ 50 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ

Кадерле әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Үстердең, кеше иттең, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Равия, улларын Илнар, Илнур, киленең Гөлгенә
Фото: pixabay.com
Нет комментариев