Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

КЕЧЕ ШЫҢАР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДЕРЛЕ, ГАЗИЗ ӘТИЕБЕЗ ФАИЛ ГАЯЗ УЛЫ МИНҺАҖЕВНЫ 65 ЯШЬЛЕК ОЛУГ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КАЙНАР КОТЛЫЙБЫЗ

10 февраля 2021, 11:33

2255

0

0

КЕЧЕ ШЫҢАР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДЕРЛЕ,  ГАЗИЗ ӘТИЕБЕЗ ФАИЛ ГАЯЗ УЛЫ МИНҺАҖЕВНЫ 65 ЯШЬЛЕК ОЛУГ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН  КАЙНАР КОТЛЫЙБЫЗ

Сиңа булган рәхмәтлә­ребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә, без балаларыгызның, онык­ларыгызның кадер-хөрмәтендә картаерга насыйп булсын.

Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бара синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Бүген синең 65 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
100гә кадәр яшә әле.

Иң изге теләкләр белән: әниебез Әлфия, балаларың Данил-Алинә, Ирек-Зилә, оныкларың Данияр, Бәхтияр, Ралинә, Иркә, Зәлия, Зәмирә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X