Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Көек авылында яшәүче Әлфия Рамазан кызы Низамиевага 85 яшь

12 июля 2019, 15:07

707

0

0

Көек авылында яшәүче Әлфия Рамазан кызы Низамиевага 85 яшь

Кадерле, газиз әниебез, әбиебез! Без сине, барлык балаларың, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Сәламәт булып, җан тынычлыгы белән туган нигезебезнең нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Без балаларыңның хәсрәтен күрмә, бездән хәерле, куанычлы хәбәрләр генә ишетеп гомер ит. Биргән хәер-фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Гел шулай өй түрендә оныклар һәм оныкчыклар өчен яраткан Ак Әби булып, шәлъяулыкларыңны ябынып, дисбеләреңне тартып, илгә-көнгә, без - балаларыңа изге теләкләр теләп яшәсәң иде.

Бакчаларда кошлар сайрап туймый.

Котлап, Сине, туган көнеңдә.

Фәрештәләр ап-ак канат булсын

Күп хезмәтләр күргән иңеңдә.

Иң изге теләкләр белән балаларың.

Фото: https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев