Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Керәнне авылында яшәүче Гөлфия Галимҗан кызы Әһлиевага – 60 яшь

05 апреля 2019, 16:13

883

0

0

Керәнне авылында яшәүче Гөлфия Галимҗан кызы Әһлиевага – 60 яшь

Кадерле әниебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Шәфкатьле җаныңа сәламәтлек, игелекле йөрәгеңә ныклык, күңел тынычлыгы телибез. Син безгә киңәшче дә, таяныч та, тормышта һәрвакыт олы терәгебез булып яшисең. Алдагы көннәребездә дә шатлык-куанычларыбыз уртак булсын, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып, озын, тигез гомер кичерүегезне телибез!

Әни!Ходай сиңа тыныч тормыш бирсен,

Балалардан күр син игелек.

Хәләл көчең белән гомер иттең,

Бәхетләрең булсын гомерлек!

Иң изге теләкләр белән әтиебез Хәйдәр, кызларың Гүзәл, Алисә, кияүләрең Рамил, Зөлфәт, оныкларың Әмир, Зәмирә, Зәринә. Бу теләкләргә кодагыйларың да кушыла.

Фото: https://pixabay.com | lenalindell20

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев