Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

КИЛДЕБӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ ИЛСӨЯР РАФИКЪ КЫЗЫ НУРГАЛИЕВАГА 15 ОКТЯБРЬДӘ – 55 ЯШЬ ТУЛА

11 октября 2019, 09:04

829

0

0

КИЛДЕБӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ ИЛСӨЯР РАФИКЪ КЫЗЫ НУРГАЛИЕВАГА 15 ОКТЯБРЬДӘ  – 55 ЯШЬ ТУЛА

Өебезнең яме, җаны булган, киң күңелле зур хөрмәткә лаек  әниебез!         Матур бәйрәмеңдә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз! Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, ышанычыбыз, яшәү өлгебез. Әни! Барлык кыл­ган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, төпле тәрбияңә, биргән белемнәреңә бөтен гомереңне «балаларым, онык­ларым, туганнарым» дип яшәвең өчен рәхмәтләр укыйбыз сиңа! Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел як­тылыгын, җан җылысын тоеп, йор­тыбызның нуры, тормышыбызның те­рәге, таянычы булып, саулык-сә­ла­мәтлек, жан тынычлыгы белән ба­ла­ларыгызның, оныкларыгызның иге­лек­­ләрен күреп, озак яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Туган җанлылыкның олы хисе

Урын алган йөрәк түрендә.

Кадерле син абый-сеңелләргә,

Ныклы терәк безгә бүген дә.

Синнән кучкән яктылыктан

Нур сибелә тирә-юньгә.

Кайгы-хәсрәт курми генә

Яшик шулай бергә-бергә!

Изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев