Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ОЛЫ АРТАШ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РӨСТӘМ ХӘМИТ УЛЫ МӨХӘММӘТҖАНОВКА – 60 ЯШЬ

13 июня 2020, 11:32

798

0

1

ОЛЫ АРТАШ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РӨСТӘМ ХӘМИТ УЛЫ МӨХӘММӘТҖАНОВКА – 60 ЯШЬ

Өйрәтүче кирәк чын тормышка,

Намуслы бул, диеп, тәтием.

Рәхмәт сиңа, тормыш юлларымда

Маяк булган өчен, әтием!

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күр сәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлексаулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ләлә, кызың Зилә, улың Рәис һәм туганнарың.

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев