Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кибәче авылында яшәүче әтиебез Илдус, әниебез Нурфига Әдhәмовларның гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына - 35 ел

05 июля 2019, 18:29

1541

0

1

Олы Кибәче авылында яшәүче әтиебез Илдус, әниебез Нурфига Әдhәмовларның гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына - 35 ел

Тату гаиләнең нигезе булган мәхәббәт, сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы 
әти-әниебезне мәрҗән туйга кадәр алып килде. Гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәннәр: сөлектәй ике ул, сылу кыз үстергәннәр.Хәзер инде оч оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Тормышның жил-давылларында аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтиебез, аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез булу олы бәхет. Әти-әниебезнең иңгә-иң куеп үтелгән юллары, без - балалары, оныклары өчен матур үрнәк. Кадерлеләребез! Сез безгә бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Менә инде 35 ел дәвамында бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып тату гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегездә дә бер-берегезгә булган җылы хисләрегез югалмыйча, тазалыкта-саулыкта, балалар, оныклар игелегендэ, пар канатлар булып яшәвегезне Аллаһ насыйп итсә иде.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сандугачтай гомер итәсез.
Бер-берегезгә һәрчак терәк булып
Тормыш йомгакларын сүтәсез.
Иң зур бәхет бит ул, чәчкә чал төшсә дә,
Парлап атлау гомер үренә.
Сезнең үрнәк булган тормыш җыры
Гөлләр булып җанга үрелә.
Сезне яратып: балаларыгыз, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X