Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлгенә Гыйлемхан кызы Хаҗиевага – 50 яшь

21 июня 2019, 08:54

884

0

3

Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлгенә Гыйлемхан кызы Хаҗиевага – 50 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете, әтиебез белән пар канатлы булып, балаларыңнан, оныкларыңнан игелек күреп, тормышыбызда ныклы терәк булып, бәрәкәтле, озын гомер кичерүеңне телибез!
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Сине яратып, әтиебез Рафис, кызың Гөлинә, киявең Рамил, оныгың Амилия һәм Расим абый.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев