Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ОЛЫ ШЫҢАР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ХӘМИТ ГАПТРӘШИТ УЛЫ ГАПТЕРӘФЫЙКОВКА – 60 ЯШЬ

09 октября 2019, 09:14

719

0

0

ОЛЫ ШЫҢАР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ХӘМИТ ГАПТРӘШИТ УЛЫ ГАПТЕРӘФЫЙКОВКА – 60 ЯШЬ

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләрне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы,саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан тынычлыгын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Үтсен синең язың, көзләрең.

Хөрмәт белән кызың, улың, киявең, киленең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X