Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Шыңар авылында яшәүче Наилә Исмәгыйль кызы Гаптерәфыйковага 15 июльдә – 60 яшь

15 июля 2019, 09:10

726

0

0

Олы Шыңар авылында яшәүче Наилә Исмәгыйль кызы Гаптерәфыйковага 15 июльдә – 60 яшь

Кадерле, газиз әниебез! Сине ихлас күңелебездән  гомер бәйрәмең белән тәбриклибез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр,исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, әтиебез белән сиңа тигезлектә, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызың, улың, киявең, киленең, оныкларың һәм кодагыйларың.

Фото: https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев