Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өтернәс авылында гомер итүче Илдус Зиннәт улы Газизовка 20 ноябрьдә– 60 яшь

20 ноября 2019, 09:14

1009

0

0

Өтернәс авылында гомер итүче Илдус Зиннәт улы Газизовка 20 ноябрьдә– 60 яшь

Кадерле энебез, абыебыз! Сине ихлас күңелдән олуг бәйрәмең- юбилеең белән котлыйбыз! Аккан судай еллар артыннан еллар узып, энебезгә, абыебызга 60  яшь тулганын сизми дә калганбыз. Сиңа таң җилләренең назлысын, сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы, чиксез бәхет һәм уңышлар телибез! Һәрвакыттагыча шулай сабыр, тырыш, ярдәмчел, киң күңелле, без-туганнарыңа терәк булып бик күп еллар әле бергә-бергә яшәргә язсын! Тормыш иптәшең Гөлсинә белән тигезлектә, якты дөньяның бар гүзәллеген күреп, улларыгыз Айнур һәм Әнискә кадерле әти һәм әни булып, аларның уңышлары-тормышыгызга-гаиләгезгә ямь һәм тәм биреп, көч һәм дәрт өстәп торсыннар! Төп йортыбызның җылы учагын сүндерми, кайгы-хәсрәт күрми рәхәт яшәгез!

Юбилееңның матур хатирәсе

Күңелләрдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән абыйларың Зиннур,Илнур, энең Илгиз һәм аларның гаиләләре

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X