Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Пүкәл авылында яшәүче Адел Анар улы Джураевка 11 мартта - 70 яшь

    Автор, 6 март 2019 - 13:51
    360
    0
    0

     Кадерле әтиебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Әти, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, тыныч тигез тормыш телибез. Безне сөендереп озын-озак яшәргә язсын. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин тугел. Синең кебек сабыр, миhербанлы, тырыш, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әни белән җитеш тормышта үстердегез, кеше иттегез. Барысы өчен рәхмәт сиңа!


     Барлык туганнар исеменнән-әниебез Әлфинур, улың Камал, кызларың Гүзәл, Әдилә, киленең Гүзәлия, кияүләрең Илшат, Алмаз, оныкларың Инзилә, Дилбәр, Тамерлан, Камил, Аида.

    Фото: https://pixabay.com | vargazs

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: