Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш.Хәсәншинга- 60 яшь

08 мая 2019, 13:00

1034

0

0

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш.Хәсәншинга- 60 яшь

Хөрмәтле Гафур Шәйхуллович! Ихлас йөрәктән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгәнлегегез, оста оештыручы  булуыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята. Сезне, һәрчак аңлашып эшли торган, үрнәк һәм үз алдыгызга куйган максатыгызга ирешә торган җитәкче буларак беләбез.Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!  Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын, сезгә нык сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, гаилә бәхете,бәхетле, имин киләчәк телибез.

Зур ихтирам белән  районыбызның агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев