Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саба муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Р.Н.Миннехановка! Хөрмәтле Рәис Нургалиевич! Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйбыз

08 июня 2020, 10:34

921

0

1

Саба муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Р.Н.Миннехановка! Хөрмәтле Рәис Нургалиевич! Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйбыз

Сезнең, заман сулышын һәм ритмын яхшы тоеп эшләү нәтиҗәсе буларак, районыбыз кыска гына вакыт эчендә республиканың әйдәп баручы төбәкләренең берсенә әверелде. Районыбыз тормышының һәр өлкәсендә Сезнең хезмәтегез гаять әһәмиятле. Тормышыгызда олы казанышларга, мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүдә хезмәт юлындагы уңышларга сез җәмгыятькә фидакарь хезмәт итү, эшкә бирелгәнлек, максатчанлык һәм югары осталык нәтиҗәсендә ирештегез. Татарстанның муниципаль районнарының берсенең җитәкчесе вазыйфасында озак еллар хезмәтегез, бай тәҗрибәгез, муниципаль район дәрәҗәсендә барлык алгарышлы проектларына керткән тирән аналитик өлешегез, республика күләмендә танылуыгыз шуның ачык мисалы булып тора. Сезнең әйткән сүзегездә торуыгыз һәм кылган игелекле гамәлләрегез тормышка һәм кешеләргә карата зирәк карашыгызны дәлилли. Ирешкән уңышларыгыз районга, Татарстанга озак хезмәт итсен. Авыр вәзгыятьтә калган кешеләргә күрсәткән булышлыгыгызны район халкы онытмый, күңелендә рәхмәт хисләре йөртә. Һәр адымыгызда ышаныч һәм инанганлык, тыйнаклык, гадилек – сезнең олы җанлы һәм кече күңелле булуыгызның соклангыч билгесе.

Рәис Нургалиевич, Сезгә районыбызның якты киләчәге, ныклы икътисады һәм социаль үсеше өчен шушы гаять җаваплы урында алга таба да гыйльми сәләтегез, оештыру талантыгыз белән нәтиҗәле итеп эшләргә язсын. Җир йѳзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, күтәренке рух, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез Гөлсем ханым белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.

"Саба таңнары" редакциясе коллективы

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев