Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«САБА ПМК МЕЛИОРАЦИЯ»СЕ ҖӘМГЫЯТЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ИЛДУС ИСЛАМ УЛЫ ТАЛИПОВКА – 65 ЯШЬ

18 сентября 2019, 08:27

668

0

0

«САБА ПМК МЕЛИОРАЦИЯ»СЕ ҖӘМГЫЯТЕ ҖИТӘКЧЕСЕ  ИЛДУС ИСЛАМ УЛЫ ТАЛИПОВКА – 65 ЯШЬ

Хөрмәтле Илдус Ислам улы! Сезне ихлас күңелебездән юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге телибез! Сез бөтен гомерегезне җитәкчелек эшенә багышлаган, һәр эшегезне җиренә җиткереп башкаручы олы йөрәкле зат. Үзегезнең кул астында эшләүче эшче-хезмәткәрләрегезнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, кирәк булса,  ярдәм кулын сузып, булышлык күрсәтеп яшисез. Һәрберсен эш белән тәэмин итү өчен вакытыгызны да, сәламәтлегегезне дә җәлләмисез. Ходай Тәгалә Сезгә оста оештыру сәләте белән бергә кеше күңелен аңларлык зирәклекне дә мулдан биргән. Гаиләдә сез таянырлык нык иңе булган ир, үрнәк,  таләпчән әти, киң күңелле бабай. Озак еллар гаилә иминлеген саклап, мул тормышта күпләр сокланырлык итеп яшисез. Алга таба да шушы бәхет сезне озатып барсын. Эшегездә зур уңышларга ирешеп, киңәшләрегез белән күпләргә ярдәм итеп, ихтирамга лаеклы мөхтәрәм зат булып яшәргә язсын Сезгә!

Иң үтемле сүзне һәрчак

Әйтә белдегез кирәктә.

Озак елларга җитәрлек

Кыюлык та йөрәктә.

Кылган гамәлләрегез күп,

Чиксез изге эшегез.

Имин көннәр насыйп булсын

Иң хөрмәтле кеше сез!

Иң изге теләкләр белән  «Саба ПМК Мелиорация» җәмгыяте коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев