Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саба районы Түбән Шытсу авылында яшәүче Наилә Шамил кызы Хаҗиәхмәтовага – 60 яшь

11 ноября 2021, 09:00

1122

0

0

Саба районы Түбән Шытсу авылында яшәүче Наилә Шамил кызы Хаҗиәхмәтовага – 60 яшь

Әниебез 1961 елда Хәсәншиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Тормыш һәм хезмәт юлын ул туган җире белән бәйләде. Лаеш техникумында экономист белгечлеген үзләштереп, 40 ел Шытсу хуҗалыгында баш бухгалтер вазифасын башкарды. Үз эшенә һәрвакыт җаваплы караган әниебезнең тырыш хезмәте югары бәяләнеп, 2019 елда ул “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” исеменә лаек булды.

Әниебез гаиләдә дә безнең өчен үрнәк, барыбызга да күңел җылысын тигез бүлеп,төпле киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче газиз кешебез.

Кадерле әниебез! Бүген – гомер бәйрәмеңдә, сине чын йөрәктән котлап, иң изге теләкләребезне, ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сәламәт бул, әни, озак яшә,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Һәр туар таң сиңа тик шатлыклар,
Тыныч, матур тормыш китерсен.
Башкаларга кылган изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Хәерле һәм озын гомер язсын,
Куанып кер, әни, көзеңә.

Изге теләкләр белән кызларың Ләйсән, Лилия, кияүләрең Рөстәм, Алмаз, оныкларың Нурлан, Ислам, Мәдинә, әтиебез Мөдәрис, әниең Нурлыбанат, котлауларга барлык туганнарың һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев