Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

САБА ШӘҺӘР ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ УРЫНБАСАРЫ РАСИХ МӨБӘРӘК УЛЫ ХӘСӘНОВКА 55 ЯШЬ

04 сентября 2020, 15:00

1037

0

0

САБА ШӘҺӘР ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ УРЫНБАСАРЫ  РАСИХ МӨБӘРӘК УЛЫ ХӘСӘНОВКА 55 ЯШЬ

Хөрмәтле Расих Мөбәрәк улы! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Яраткан эшегезне башкаруда Ходай Тәгалә аек акыл, үткен күз, тапкыр тел бирсен, халык мән­фәгатьләрен кайгыртып башкарган һәр изге га­мәлегез үзегезгә сөенеч булып кире әйләнеп кайтсын.

Сезнең белән эшләү шундый җиңел!

Кайчак кына ләкин... Гел-гел түгел.

Иртә таңнан кояш чыккан булса,

Кичкә кара болыт каплый күңел күген.

Эше шундый дибез, бик тынгысыз,

Чирләп китмәсен дип борчылабыз.

Кушкан һәрбер бирем, үтенечне

Вакытында эшләргә дип тырышабыз.

Сезнең белән эшләү шундый авыр!

Кайчак кына ләкин... Гел-гел түгел.

Җиңеле дә, авыры да уза,

Гел яшь булып калсын Сез­нең күңел!

Ихтирам белән, Саба шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев