Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • САБАДА ЯШӘҮЧЕ ФӘРИТ КАСЫЙМ УЛЫ ШӘЙДУЛЛОВКА – 65 ЯШЬ

    Автор, 11 октябрь 2019 - 09:15
    305
    0
    0

    Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез, имин тормыш телибез. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, гомерең бәхетле булсын, дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын та­тып, үз аякларың белән йөреп, бала­ларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, безне бәхетле итеп, тигезлектә бер­гә-бергә матур итеп яшәргә язсын!

    Шатлык һәм кайгыны уртаклашып

    Тормыш юлын үттек җитәкләшеп.

    Авыр чакларда һич калмадык шашып,

    Шатлансак- китмәдек чиктән ашып.

    Син булмасаң сыңар канат белән

    Мин ничек талпыныр, очар идем.

    Тормышның бу ямен, зур бәхетен

    Ничек кочак җәеп кочар идем?

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, кызларыбыз Лилия, Ландыш, кияүләребез Эдуард,Тимур, оныкларыбыз Камилә, Мәликә, Сәмия, Әмир, Мурат.

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: