Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

САБАДА ЯШӘҮЧЕ ИЛДУС ИСЛАМ УЛЫ ТАЛИПОВКА – 65 ЯШЬ

18 сентября 2019, 08:33

944

0

0

САБАДА ЯШӘҮЧЕ  ИЛДУС ИСЛАМ УЛЫ ТАЛИПОВКА – 65 ЯШЬ

 Кадерле, яраткан әтиебез! Ихлас күңелебездән туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Синең кебек олы йөрәкле, миһербанлы,  саф күңелле әтиләр сирәктер. Безнең өчен терәк син, ышанычыбыз, яклаучыбыз. Киләчәктә дә әнибез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тыныч күңел белән, мул тормышта яшәгез!

Бүген синең юбилеең, әти!

65  яшь- Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен

Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әти,

Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,

Сабыр төбе алтын икәнен.

Син тамыры булсаң, без тармагы,

Җиргә берегеп үскән имәннең.

65 ул ирләр өчен бары

Картлык чорның якты язлары.

Әле алда шаулап торган гомер,

Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

Хөрмәт белән, яратып кызларың, кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Фото:  pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев