САБАДА ЯШӘҮЧЕ ИСМӘГЫЙЛЬ ИБРАҺИМ  УЛЫ МӨХЕТДИНОВКА  – 70 ЯШЬ!
Поздравления

САБАДА ЯШӘҮЧЕ ИСМӘГЫЙЛЬ ИБРАҺИМ УЛЫ МӨХЕТДИНОВКА – 70 ЯШЬ!

Хөрмәтле кода! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, тигезлекнең- гомерлеген, өлкәнәйгән көнеңнең- бәхетлесен, эшеңнең – дәвамлыгын, уңышлысын телибез. Син, кода, бик бәхетле кеше! Язмыш та­ра­фыннан бирелгән елларыңны мәгънәле, максатчан итеп яшәп, гомер юлыңны игелекле эш-гамәлләр белән  бизәп, тынгысыз, фидакарь хезмәт итеп уздың. Зирәк акыллы, егетләрчә  җитез, энергияле, күркәм кыяфәтле,күтәренке  рухлы булуың безне сокландыра. Бүгенге хөрмәткә, дәрәҗәгә син бары тик  үзең нең тырышлыгың, ару-талуны белми хезмәт итү нәтиҗәсендә ирештең.

Тагын да зуррак уңышларга  ирешеп, кодагый, балалар, оныклар, туганнар белән бәрәкәтле, озын гомер кичер.

Ихтирам белән: Расих кодаң, Гөлшат кодагыең, Сабировлар гаиләсе

Фото: pixabay.com

Нет комментариев