Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • САБАДА ЯШӘҮЧЕ СӘЯРА ГАРИФУЛЛА КЫЗЫ ГАРИФУЛЛИНАГА 18 НОЯБРЬДӘ – 85 ЯШЬ

    Автор, 15 ноябрь 2019 - 11:12
    233
    0
    1

    Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм ихлас теләкләребезне җикерәбез. Син безнең тормышыбызның якты кояшы, һәрберебезгә күңел җылыңны тигез  өләшәсең. Төпле фикерең, ихлас догаларың, акыллы киңәшләрең безне гомер буе озата бара, ярдәмчел, юмарт, мәрхәмәтле булуың  чиксез сокландыра. Кадерле әтиебез Кави Сәлим улы Байкиев белән (урыны җәннәттә булсын) гомерегез буе игелекле хезмәттә булдыгыз- балаларга белем һәм тәрбия бирдегез. 40 ел буе иңне-иңгә куеп яшәдегез, без- 3 балагызны да җил-яңгыр тидерми үстердегез, барыбызга да югары белем алырга булыштыгыз. Сезгә рәхмәтләребез иксез-чиксез!Алдагы көннәрдә дә, әниебез, синең йөрәк җылыңны, ихлас кайгыртуыңны тоеп яшәргә язсын, туган йортыбыз  ямьле, киң ризыклы булсын иде. Сиңа озын гомер,  какшамас саулык, бәтмәс шатлыклар, бәрәкәтле тормыш, бала-оныклар бәхетенә сөенеп,аларның игелекләрен күреп яшәвеңне телибез! Без сине бик яратабыз!  

    Шатлыгыбыз бары бергә безнең,

    Синең белән булсак янәшә.

    Сәламәт бул, гомерең озын булсын,

    Безнең белән мәңге син яшә!

    Иң изге теләкләр белән балаларың Илдар, Ринат, Римма, киленнәрең Оля, Гөлнур, киявең Рамил, оныкларың Руслан, Юля, Тимур-Ләйсән, Айрат, Гөлназ, оныкчыкларың Камилә һәм Әнвәр

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: