Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәмәрдәндә яшәүче Альберт Владимировка 50 яшь!

12 июля 2021, 08:00

782

0

1

Шәмәрдәндә яшәүче Альберт Владимировка 50 яшь!

Кадерлебез! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшебез юктыр. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Шуңа күрә, чын күңелдән, киләчәктә дә үзеңдә булган яхшы сыйфатларыңны саклавыңны телибез.

Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен. Чын күңелдән  туган көнең белән тәбрик итәбез! 

Һәрвакыт шундый ук игелекле, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!

Котлы булсын олы туган көнең,
Зур шатлыклар каршы алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың,
Үткән тормышыңда калсыннар.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.

Иң изге теләкләр теләп, әниең Мария, тормыш иптәшең Лилия, туганнарың Гөлназ, Олег, Валерий, Лидия.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев