Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

СӘРДӘ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛГЕНӘ ИЛДУС КЫЗЫ ШӘРИФУЛЛИНАГА – 60 ЯШЬ

03 февраля 2021, 09:42

1577

0

1

СӘРДӘ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛГЕНӘ ИЛДУС КЫЗЫ ШӘРИФУЛЛИНАГА – 60 ЯШЬ

Иң кадерле кешебез, газиз әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Әни! Син безгә гомер бирдең, әтиебез белән безне үстердегез, кеше иттегез, һәрберебезгә белем биреп, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Хәер-фатыйхаңнан аермый бү­генге көндә дә безне уйлап яшисең. Әтиебез белән пар канатлар булып, озак еллар тигез яшәргә, без- балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, хә­ерле гомер кичерергә язсын. Аллаһы Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Туган өебезнең бусагасын беркайчан да бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез.

Исән генә бул син, Әни, бәгърем!
Сызламасын аяк-кулларың!
Син бәхетле һәм таза-сау булсаң,
Безгә нәрсә кирәк соң тагын?!
Кыз бала ул, «Әни»,- диеп яши
Әллә үзе әни булганга,
Мәңге яшь һәм тыныч күңел белән
Яшә иң кадерлебез, дөньяда!

Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев