Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершык авылында яшәүче Гөлҗиһан Хөсәен кызы Нурмиевага- 90 яшь

10 апреля 2019, 08:04

922

0

3

Тимершык авылында яшәүче Гөлҗиһан Хөсәен кызы Нурмиевага- 90 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең киңәшче дә, терәк тә, тормышыбызга ямь өстәүче, якты юл күрсәтүче дә. Сабыр холкың, кешелеклегең, юмарт һәм ярдәмчел булуың белән барыбызга үрнәк син. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Без - балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп, сөенеп яшәргә язсын сиңа!

Сокланырлык гомер юлы үттең,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшисең син,

Куанасың һәрбер уңышка.

Якты йолдыз кебек балкыйсың,

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешебез булып,

Торасың син күңел түрендә.

Бусагадан өйгә атлаганда,

Рәхмәт укый-укый керәбез.

Яратабыз сине, хөрмәтлибез.

Изге заттай итеп күрәбез.

Шатлык- куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, Әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш бул безгә.

Иң изге теләкләр белән: 4 кызың- кияүләрең, 11 оныгың,аларның гаиләләре, 27 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев