Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершык авылында яшәүче Җәмилә Нурислам кызы Ибрагимовага 60 яшь!

07 декабря 2022, 08:00

1149

0

0

Тимершык авылында яшәүче  Җәмилә Нурислам кызы Ибрагимовага 60 яшь!

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, хәерле озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Мул, имин тормышта, әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Барысы өчен рәхмәт сиңа! Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә! 
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,  
Яхшылыгың белән үрнәк син.  
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Сине яратып иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рамиль, балаларың Айдар,Алия,Эльмир,киявең Рамиль, киленнәрең Наилә,Чулпан. 6 оныгың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев