Саба күзәтүчеләренә мәгълүмати иминлек һәм тавыш бирүне контрольдә тоту күнекмәләрен өйрәттеләр
Җәмгыять

Саба күзәтүчеләренә мәгълүмати иминлек һәм тавыш бирүне контрольдә тоту күнекмәләрен өйрәттеләр

Сабада сентябрь аенда узачак сайлауларда катнашачак җәмәгать күзәтүчеләре өчен ТР Җәмәгать Палатасы эксперты Раил Курамшин һәм Россия Юристлары Ассоциациясе әгъзасы Гүзәлә Еникеева катнашында сайлау законнары һәм мәгълүмати иминлек нигезләренә багышланган укыту семинары узды.

  Кичә Сабада сентябрь аенда булачак сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре өчен укыту семинары узды. Чарада катнашучылар каршында ТР Җәмәгать Палатасы эксперты, медиатор Раил Курамшин, Россия Юристлары Ассоциациясе әгъзасы, Ситуация үзәгенең мониторинг төркеме җитәкчесе Гүзәлә Еникеева чыгыш ясады.

  Сүз нигездә сайлау кампаниясенең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү, җәмәгать күзәтүчеләренең роле, шулай ук мәгълүмати иминлек мәсьәләләре турында барды.  Шулай ук семинарда катнашучылар сайлау законнары нигезләре, тавыш бирү барышын нәтиҗәле күзәтү өчен кирәкле күнекмәләр белән таныштылар. IX чакырылыш Россия Феде-рациясе Дәүләт Думасына сайлау­лар Бердәм тавыш бирү көнендә 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак.

Сабада сайлау алды әзерлеге: җәмәгать күзәтүчеләре ТР Җәмәгать Палатасы эксперты Раил Курамшин һәм Россия Юристлары Ассоциациясе әгъзасы Гүзәлә Еникеева үткәргән уку семинары вакытында.

 


Нет комментариев