Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Анонс

Алып баручы Яна Чурикова Казанда диета турында онытырга кирәк дип белдерде

Танылган алып баручы Яна Чурикова «Беренче канал» телевизион командасы составында футбол буенча Чемпионатны кабул итүче шәһәрләрнең әзерлеген тикшереп йөри, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

Ул Казанда да булган, беренче чиратта, Татарстан башкаласында ул милли татар ризыкларына игътибар иткән. «Өчпочмакмы, әллә пәрәмәчме? — дигән сорау бирә үз-үзенә Яна һәм җавап бирә: — Бу дөньяда һәрвакыт сайларга туры килә! Син Татарстанда икән, диета турында оныт! Монда һәр ризык күңел җылысы белән әзерләнгән, шуңа күрә ашыйбыз! Кулинар гореф-гадәтләрне шулай саклаган өчен «Татар утар»ына рәхмәт».

Фото: //vestikamaza.ru

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев