Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

АЛМА ТОРТЫ ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ

Рецепт.

  • Стакан ярым он
  • 200 г майонез
  • 3 йомырка
  • 100 г каймак
  • пычак очында сода
  • 5—6 баллы алма

Йомырка сарысын шикәр комы белән туглыйбыз, майонез, каймак, сода кушабыз.
Аннан он өстәп, камыр басабыз.
Тирән эчле табаны майлыйбыз, он сибәбез, камырны, табага салып, уртача кызулыктагы газ мичендә алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Ул арада алмаларның кабыгын әрчибез, юка телемләп кисәбез.
Аерым савытта йомырка акларын бер стакан шикәр комы белән күпертәбез.
Камыр кызарып пешкәч, сак кына мичтән алып, өстенә алмаларны тезәбез, күпертелгән йомырка агын салабыз һәм салмак кына утта пешерәбез.
Йомырка акларының өсте кызара башлап, ныклап кипкәч, тортны мичтән алабыз.

Фото: скриншот инстаграм

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев