Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Алмадан ...өрек ясыйбыз

Быел алма елы, халык аны кая куярга белми аптырый. “Казып күмәм”, – диючеләргә хәтерем кала. Әрәм итмәсеннәр иде Ходай биргән нигъмәтне.

Моннан егерме ел элек Әдибә апа миңа “Алмадан өрек ясау”ны өйрәткән иде. Интернетта да бар ул, “Цукаты из яблок” дип атала. Мин аны күп ясыйм, шуңа шомардым ахрысы, ясап караган кешеләр безнеке синеке кебек әйбәт чыкмый диләр. “Алма өреге” өчен каты сортлы алмалар яхшырак ясала.

Ул түбәндәгечә эшләнә.

Алманы дүрткә ярырга, үзәген алырга. Аннан, каралмасын өчен, чәй содасы салынган суда 6 сәгать тотарга. Мин соданы чама белән генә, учлап салам. 1 кило алмага 1 стакан су исәбеннән сироп ясарга һәм алманы шунда 5 минут кайнатырга. Аннан 6 сәгать суытырга. Тагын 5 минут кайнатырга, тагын суытырга һәм тагын 5 минут кайнатырга, тагын суытырга. Шуннан алмаларны дуршлагтан сөзәргә (саркытырга) һәм куна тактасына җәеп киптерергә. Изелгән-сытылганнарын киптермичә, алар белән шул килеш чәй эчәргә дә була. Кипкән алмаларны шикәр комында әвәләп, савытларга тутырып куярга. Мин конфет тартмасы, токмач, чәк-чәк, печенье кебек ризыклардан бушаган савытларны кулланам. Төрле җиргә күчтәнәчкә алып барырга менә дигән ят ризык килеп чыга.

Калган сиропны да әрәм итәсе түгел. Дөрес, аның шикәре кимегән була. Хәзер алмаларның тәмле вакыты, телемләп турап, сиропка салып кайнатма ясарга да, компот япканда салырга да була. Кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә, шуны эшли инде.

Мин “өрек”не алмаларның антоновка һәм кызыл әнис сортларыннан ясыйм. Быел 9 кило ясадым инде.

Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев