Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Алсу Фазлыевадан супер җиңел тавык рецепты

Духовкада 20-25 минут кына торып, бик тәмле, сусыл булып пешә торган рецептларның берсе бу! Алсу Фазлыева рецептын ясап карасагыз, үкенмәссез!

Кирәк булачак:

Берничә тавык түшкәсе, бер кашык кетчуп  яки тормат пастасы, майонез яки каймак, сая соусы, тоз һәм борыч. 

Гарнирга: Болгар борычы, теләсә нинди ярма (аерым пешерелә). 

Ничек пешерергә:

Тавыкты бертөрле кисәкләргә шакмаклар итеп кисәбез, мариновать итәргә ярты сәгатькә суыткычка алып куябыз. Болгар борычын һәм тавыкны бераз тушить итәбез. Аннан агач шпажкаларга урнаштырып духовкага тыгабыз. Шпажкалар булмаса табага җәеп кенә дә пешерергә була.

20 минуттан өйдә пешерелгән шашлыгыбыз әзер! Ашлар тәмле булсын!

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев