Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бәйрәм өстәленә җиңелчә бутерброд

Хәерле ризык булсын!

Бәйрәм өстәленә бутерброд

Безгә моның өчен кирәк:

Кыяр -1 данә

Помидор-1 данә

Яшел суган – 2данә

Пешкән йомырка -3 данә

Сарымсак -1-2 тырнак

Эретелгән (плавленый) сыр

Каты сыр

Майонез -1 аш калагы

Кара борыч- тәменчә

Укроп һәм петрушка – тәменчә

Салат яфраклары –бизәү өчен

 Безгә яхшы сыйфатлы шпрот, кыяр, помидор, яшел суган, пешкән йомырка, батон, каты һәм эретелгән сыр, сарымсак, майонез, кара борыч һәм бераз яшеллек кирәк булачак. Кыргычта каты сыр һәм йомырканы кырабыз, пресс аша сарымсакны изеп чыгарабыз, эретелгән сыр һәм майонез кушып болгатабыз. Әзер массаны батон телемнәренә сылыйбыз (батонны аз гына плитә өстендә кыздырып алырга мөмкин). Борыч сибәбез, шпрот балыгын,телемләп тураган помидор белән кыярны тезәбез, яшеллек белән бизибез. Әзер бутербродларны шунда ук кунакларга тәкъдим итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев