Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Бал торты" рецепты

Концертлар алып баручы Зәмирә Рәҗәповадан "Бал торты" рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 250 грамм атланмай, 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы сода, 1,5 стакан он.

Иң элек сода белән балны болгатырга һәм сүрән утта тотарга. Көймәсен өчен гел болгатып торырга, каймаксыман куелыкта булгач калган ингредиентларны салып яхшылап болгатырга. Камыр куе булырга тиеш.

Табаны майларга, өч кашык камыр салырга, кул белән җәяргә. Мичтә озак тотмаска, коржлар тиз пешә.

Крем өчен: "Маскарпоне" сыры, чама белән кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы. Барасын бергә миксер белән яхшылап болгатырга.

Икенче төрле крем да ясарга мөмкин: 1 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 стакан сөт, 1 аш кашыгы он. Ингредиентларны сүрән утка куярга, яхшылап болгатырга, әмма кайнатып чыгармаска һәм кремны суытырга. Аннары кибет каймагы яки йомшарган атланмай өстәп миксер белән болгатырга.

Барысы да әзер булгач коржларга крем сыларга, шул рәвешле тортны җыярга.

Тәмле булсын!

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев