Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Баланлы РЕЦЕПТЛАР: торт, желе, кесәл, бәлеш, соус, как ясау ысуллары

Бездән - киңәш, сездән - эш

Торт

Иң элек камыр изегез. Шул камырдан 4-5 мм калынлыкта 25 – 30 см диаметрлы өч зур коймак җәегез. Берничә җирдән тишкәләп, 20 – 25 минут мичтә пешерегез, кырларын тигезләп кисегез.
Шуннан соң иң аскы коймакка тигезләп балан катнашмасы ягыгыз. Шул рәвешле, катламлап, калган ике коймакны да бер-берсенә каплагыз. Кырларына крем сылап, май белән уылган камыр валчыгы сибегез. Торт өстен җиләк-җимеш, балан белән бизәгез.

Камыр өчен:
550 г он, 225 г су, 20 г тоз, 0,06 г лимон кислотасы, 200 г маргарин кирәк.
Крем өчен: 150 г томалап пешерелгән балан, 150 г башка җиләк-җимеш, 240 г маргарин кирәк.
Баллы балан ясау өчен сыек яисә җылытып эретелгән балга балан тәлгәшләрен манчып алыгыз һәм киптерегез.

Желе
Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз. Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерильләштерелгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле әзерләнгән желены салкын урында саклагыз.
Желе өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

Кесәл
Юылган баланны суга салып пешерегез дә иләк аша үткәрегез. Аннары шул боламыкка балан пешкән су салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Салкын суга салып болгатылган крахмал өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Элпә ясалмасын өчен, кайнар килеш, өстенә шикәр комы сибегез.
Кесәл өчен: 200 г баланга 80 г шикәр комы, 40 г крахмал, 0,5 л су кирәк.

Бәлеш
Йомырканы шикәр комы белән туглагыз да, каймак, чәй содасы өстәп болгатыгыз. Шуңа акрынлап кына ике стакан он сала-сала, төере беткәнче туглагыз. Камыр шактый сыек булыр.
Эчлек өчен алманы эре угычта уыгыз һәм юылган балан, шикәр комы кушып болгатыгыз.
Шуннан соң майланган биек читле табага камырның яртысыннан күбрәген салыгыз. өстенә тигез итеп эчлек, калган камырны салыгыз. Уртача кызулыктагы мичтә 30 – 40 минут пешерегез. Мондый бәлеш кайнар килеш тәмлерәк була.
Камыр өчен: 5 йомырка, 200 г каймак, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он, пычак очы белән чәй содасы, ә эчлек өчен ике зур баллы алма, 100 г балан, ярты стакан шикәр комы кирәк.

Соус
Иң элек ярты стакан салкын суга крахмал салып болгатыгыз. Аннары кайнап торган суга салыгыз һәм балан согы, шикәр комы өстәп кайнатып чыгарыгыз. Балан соусы аеруча ярмалы ризыкларга кулай санала.
Соус өчен: 0,5 л балан согы, 60 г шикәр комы, 0,5 л су, 20 г крахмал кирәк.

Как
Юылган баланны сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут пешекләп алыгыз да суын түгегез. Шул баланга бер стакан яңа су салып, йомшарганчы пешерегез. Пешекләнгән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып, салмак утта куерганчы тотыгыз. Барлыкка килгән катнашманы агач тактага җәеп, җылы мичтә киптерегез.
Как өчен: 1 кг баланга 800 г шикәр комы, 1 стакан су кирәк.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

"Серле сандык"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев