Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Банкадагы тавык

Рецепт.

1,2–1,5 кг лы тавык, 200 г төшсез кара җимеш, 1 лимон согы, тоз, борыч, тавык ите өчен тәмләткеч. Борып ябыла торган капкачлы 1 әр л лы ике банка.

Юып корытылган тавыкны банка муеныннан үтәрлек зурлыкта турарга. Иткә тоз, борыч, тәмләткечләр, лимон согы сибеп, яхшылап болгатырга һәм берничә минут тотарга.

Чиста коры банкаларның 2/3 өлешенә, кара җимеш белән аралаштырып, ит тутырырга.

Капкачларын аз гына борып, табага тезәргә һәм салкын духовкага куярга. Духовканы максималь температурада кабызырга.

Тавыкның сүле бүленеп чыгып, банкалар яртылаш тула башлау белән, утны иң түбән температурага кадәр киметергә. Бер сәгатьтән тавык әзер була.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев