Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бавыр коймагы рецепты

Саба хуҗабикәләренә бавыр коймагы рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк:

1кг бавыр, 2 йомырка, 2 баш суган, 1-2 тырнак сарымсак, 5 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч, 2 аш кашыгы үсемлек мае.

Бавырны суган кушып, иттарткыч аша чыгарабыз. Аннары барысын бергә кушып болгатабыз. Кызган, майлы табада, коймак кебек пешерәбез. Беренче ягын эйләндергәч, эче яхшырак пешсен өчен бераз капкач белән каплап пешереп алырга кирәк.

Өстенә майонезга сарымсак, кыздырылган суган һәм кишер кушылып ясалган катнашманы ягарга һәм өстенә укроп сибәргә була. Алай тәмлерәк тә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев