Белен
Белен пешерү рецепты
3 стакан сөт
2 стакан он
2 йомырка
шикәр комы
сода
үсемлек мае
тоз
Онны тоз, шикәр комы белән болгатырга.
Камырга җылы сөт, йомырка кушарга.
Сөтне 1 стакан сөт, 1 стакан су итеп салырга мөмкин.
Яхшылап болгатырга кирәк.
Камырга сода белән сүндерелгән уксус, үсемлек кушарга һәм болгатырга.
5-10 минутка калдырып торырга.
Шуннан соң азрак болгатып алырга һәм табада ике яклап кыздырып пешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев