Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бисквит пешерү сере

Кирәк булачак: 4 йомырка, 150 г шикәр комы, 100 г он, бераз ванилин, тоз. Йомырканың аксымын сарысыннан аерабыз. Йомырка сарысына 70-80 г шикәр комы, бераз ванилин салып, яхшылап болгатабыз.

Аксымга бераз тоз сибеп миксер ярдәмәндә күпертәбез. Калган шикәр комын салып, башта уртача тизлектә, аннары югары тизлектә болгатабыз.

Аксымның 3/1ен йомырка сарысының массасына кушабыз һәм он салып бутыйбыз. Ахырдан, калган аксымны салып бетерәбез.
Бисквит 180 градус кызулыкта 30-35 минутта пешә. Бисквит әзер булгач та, духовканың ишеген ачып торып, беразга калдырырга, пешкән вакытта да мөмкин булганча, духовканы ачмаска кирәк.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X