Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Борай бәлеше

Көзге муллыкта авылга кайтсаң, һәр йорттан бәлеш исе килә кебек. Җимешле, дөгеле зур бәлеш, кабак бәлеше, бәрәңге белән ит бәлеше, каз “дирбия”ләре белән бодай бәлеше, борай бәлеше… Кайбыч якларында карабодайныкын пешерәләр икән. Эзли китсәң, һәр төбәкнең үз бәлеше бардыр әле. Кукмара менә борайныкы белән дан тота.

Борайның ни икәнлеген белеп бетермәүчеләр дә аз түгел. Кибеткә кергәндә, русчасы “полба” икәнен белеп тору зыян итмәс. Оят булса да әйтим, борайны бик яратып куллансам да, аның карабодай кебек күлмәкле булып үсүен үзем дә әле күптән түгел генә белдем. Борайны басудан җыеп алганнан соң, яңадан сугып, “күлмәге”н салдырырга кирәк икән.

– Аның “күлмәк”тә булуы файдалы үзлекләрен тагын да арттыра. Башактагы бодайны күз алдына китерик: өлгереп җиткәнче ул бер туңа, бер пешә дигәндәй. Химик юллар белән дә эшкәртәбез. Ярылып та китә, тузан да куна. Борай исә “күлмәк”тә, аңа берни дә йогынты ясамый. Икенче зур өстенлеге: аны үстерү өчен җиргә бернинди дә ашлама, гербицид кертергә кирәкми. Ул артык күп уңыш бирми, моның өчен җирнең үз куәте дә җитә. Шуңа да безнең басуларда игелгән борай экологик яктан чиста ризык булып санала, – ди Кукмарада урнашкан “Агрохимсервис” предприятиесе генераль директоры Валерий Тимофеев.

Бүген “Аргрохимсервис” җәмгыяте үстергән борайдан Кукмараның үзендә генә әллә ничаклы ризык җитештерәләр:  токмач, берничә төрле ярма, икмәге… Соңгы елларда халыкның дөрес туклану белән кызыксына башлавы борайга карата да игътибарны арттырган. Борайда аксым күләме башка культуралардан 27–35 процентка артыграк. Анда кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 аминокислота бар. Борай составындагы тимер, протеин кебек матдәләр, витаминнар да гадәти бодайга караганда күбрәк. Составында җилемсә түбән булу сәбәпле, глютенга аллергиядән интегүчеләр, ябыгырга теләүчеләр аны үз диеталарына курыкмыйча кертә алалар. Табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучыларга, ашкайнату системасы начар эшләгәннәргә шулай ук борай ашарга куша. Иммунитетны ныгыту өчен дә ашарга кирәк аны. Анда клетчатка да күп, шуның белән ул шикәр һәм холестерин күләмен көйләп торырга ярдәм итә.

– Европада күптәннән инде борайдан төрле ризыклар әзерлиләр. Аны “сәламәт туклану” кибетләрендә саталар. Ботка, аш яки ипидән тыш, онын кушып десертлар да әзерләргә мөмкин. Ул Һиндстанда һәм Италиядә дә бик популяр, хәтта “кыяклы культураларның кара уылдыгы” дигән исем алган. Кайчандыр без дә Америкага хәтле борай җибәргән идек. Россиядә – Татарстанда, Дагыстанда, Башкортстанда борайны яңадан игә башлаучы хуҗалыклар бар, – ди Валерий Тимофеев.
Кешелек дөньясына борай элек-электән мәгълүм. Ул хәтта Гомер поэмаларында, Геродот язмаларында да телгә алына. Татарстан территориясенә ул безнең эрага кадәр үк килеп кергән. Мордва халкы борайны “татар бодае” дип йөрткән.

XVII–XIX  гасырларда аны шактый күп үстергәннәр. Ә аннары борайны бодай алмаштырган. Илгә икмәк күп кирәк булган, ә бодай күбрәк уңыш бирә. Күп еллар буена бодайга иң тугрысы Кукмара районы булса, соңгы елларда әлеге культураны игүче төбәкләр арта башлады.

Борай бәлеше

Бәлеш пешерүне ярма бүрттерүдән башласак, дөрес булыр. Борай чагыштырмача озак бүртә. Эчендә катысы беткәнче сүрән утта кайнатыгыз. Аннан соң салкын суда әйбәтләп чайкап, суын саркыту өчен читкә алып куябыз.

Ул арада камыр басабыз. Һәркем үз рецепты буенча ясый ала. 250 грамм кефирга яки әчегән сөткә бер бал кашыгы чәй содасы салабыз. Аңа 250 грамм тирәсе каймак өстибез һәм әйбәтләп болгатабыз. Ул күпереп китә. Шунда ике йомырка, тоз, салабыз. Бәлеш тышлыгына аз гына көрпә салып җибәрсәң, ул тагын да  тәмлерәк була. Янәдән 4 кашык тирәсе атланмай салабыз һәм камыр басуны дәвам итәбез. Басып бетерү алдыннан бераз сыек май салып җибәрәбез. Камыр кулга да, савыт кырыена да ябышып калмаячак. Камырның өстен ябып, читкә алып куябыз.

Эчлекне әзерләүгә күчик. Табада кызган майга күп итеп суган турап салабыз. Борай бәлеше тәмле булсын дисәгез, төп шартларның берсе: күп суган турап, мул итеп атланмай салып, озак кына сүрән утта пешерү. Моны безгә сер итеп кукмаралылар әйтте. Иттарткычтан чыгарылган фарш та салырга була. Ярмага суганлы, итле-майлы катнашманы салып, әйбәтләп болгатабыз. Шунда ук каз, үрдәк яки бозау, ат итен турап салабыз. Берничә төрле ит булса, бәлеш аеруча тәмле була. Әлбәттә инде, бәлеш май ярата. Эчлеккә кирәгенчә тоз һәм борыч салып, бәлешне ясыйбыз. Бәлешне озак пешерү дә шарт. Ул мичтә озаграк торган саен, тәмлерәк була. Бу, ким дигәндә, сәгать ярым, ике сәгать дигән сүз. Ашларыгыз тәмле булсын! Сүз уңаеннан, рецептны башкаларга биргәндә, кайдан укып белгәнегезне әйтергә онытмагыз.

Фото: vatantat.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев