Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бу ризыкны әзерләүгә нибары 15 минут вакытым китте. Помидорларым бик тәмле, туклыклы килеп чыкты

Рецепт.

Кирәк
4 помидор
150-200 грамм пешкән ит
7 тырнак сарымсак
3әр аш кашыгы каймак һәм майонез
100 грамм сыр
кара борыч
тоз
бизәү өчен салат яфраклары
Эш барышы
1. Пешкән кара итне сарымсак белән бергә иттарткычтан чыгарабыз.
2. Шуңа майонез, каймак, тоз, борыч кушабыз.
3. Помидорларны урталай бүләбез һәм эчләрен алабыз.
4. Шуларга, тыгызлап, алдан әзерләнгән массаны тутырабыз.
5.Өстенә уртача кыргычтан үткәрелгән каты сыр сибәбез.
6. Тәлинкәгә салат яфраклары тезеп чыгабыз да помидорларны матурлап урнаштырабыз.
7. Тәмле генә кабымлыкны өстәлгә бирәбез.

Венера МӘҖИТОВА

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Салиса