Бүген пилмән көне
Әйе, халык яратып ашый торган бу ризыкның да үз бәйрәме бар икән
Пилмән эчлеген һәм камырын ясау буенча берничә киңәш:
√ Пилмәнгә дигән фаршка аз гына сөт кушып җибәрсәң, ул йомшак була.
√ Пилмән өчен фаршка сыер, бозау ите үзе генә катырак дип уйласагыз, вак кына турап, казның яки үрдәкнең эретелгән эч маен кушарга мөмкин.
√ Иттарткычтан чыгарганда ук бозау итенә аз гына каз ите кушып җибәрергә дә була: болай эшләгәндә дә фарш йомшак һәм тәмле килеп чыга.
√ Фаршка аз гына кайнаган су кушу да аны йомшак итә (1 кг фаршка – 80 г су).
√ Кайнаган су урынына суытылган ит шулпасы кушсаң, фарш тагын да тәмлерәк булачак.
√ Фарш йомшаграк булсын дисәгез, тозын, борычын кушкач, аны бик озаклап тукмак белән төяргә кирәк.
√ Пилмәнгә дигән фаршны иттарткыч аша ике тапкыр чыгарсаң да, ул йомшаграк була.
√ Фарш йомшаграк булсын өчен, бер генә бәрәңге уып җибәрергә дә мөмкин.
√ Суганны күбрәк кушсаң, фарш тәмле була.
√ Фаршка суган гына түгел, теләгән, яраткан кеше сарымсак та куша ала.
√ Пилмән өчен малның муен ите йомшаграк, тәмлерәк
. √ Пилмән камырына бер аш кашыгы булса да, сыек май кушсаң әйбәт.
√ Пилмән камырына кайнар су кушсаң әйбәтрәк.
√ Пилмән камырына бер кашык кына уксус кушсак, камыр кипми, үзле, йомшак була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев