Чиядән куе кайнатма
Бездән - рецепт, сездән -эш
Кайнатма өчен 9 стакан чия,13 стакан шикәр комы, 1 стакан су кирәк була. Суны кайнатып чыгарып, шуңа 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы саласы. Кайнап чыккач кабат 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз. Шул рәвешле 9 стаканга кадәр эшлибез. 9нчы стакан чия белән шикәр комы кайнап чыккач 15 минут кайнатасы һәм утны сүндереп, калган 4 стакан шикәр комын салып, эреп беткәнче болгатасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев