Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

 Эремчекле нәни коймак

Рецепт.

Кирәк:

(48 коймак өчен)
 
* 250 мл сөт;
* 30 г атланмай;
* 2 йомырка;
* 120 г бодай оны;
* 1 аш кашыгы кукуруз оны;
* 1 аш кашыгы песок;
* бер чеметем тоз.
 
Эчлек өчен:
* 200 г эремчек;
* 1 аш кашыгы песок;
* 1 йомырка сарысы;
* бер чеметем ванилин;
* 1 аш кашыгы йөзем;
* өстенә сибәр өчен песок.
 
 

Эш барышы:

 
1. Бодай онына 1 аш кашыгы кукуруз оны, тоз салып, болгатабыз. Шуннан соң гына 2 йомырка, тоз, сөт, эретелгән атланмай кушабыз. Әкрен тизлектә миксер белән күпертеп алабыз да камырны бер сәгатькә куеп торабыз.
 
2. Аннары гадәттәгечә  юка гына итеп табага коеп, коймак пешерәбез. 



3. Шулай итеп, бер өем коймак барлыкка килә.

 
4. Эчлек өчен эремчеккә песок салабыз, йомырка сарысы кушабыз, бер чеметем ванилин өстәп,  бер массага килгәнче әйбәтләп туглыйбыз. 



5. Шунда ук төшсез йөзем кушып, аны әйбәтләп туглыйбыз.



6. Шул бер өем коймакны дүрткә бүлеп, бүленгән чирек коймакчыкларга 1 чәй кашыгы эчлек салып, төрәбез. 



7. Аларны атланмай белән майланган табага тыгыз итеп тезеп чыгабыз.



8. Өстенә атланмай кисәкләре куеп, песок сибәбез.


 
9. 10 минутка 230 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз.
 
10. Әзер коймакчыкларны аерым тәлинкәләргә салып, каймак, варенье белән чәй янына бирәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Марина Дмитриева

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев