ФЕЙХОА КОМПОТЫ
Рецепт.
- Банкаларны стерилизацияләргә кирәк.
- Фейхоаны юабыз, кайнар суда пешекләп алабыз.
- 1 литрлы банкага фейхоа, 1 стаканнан бераз кимрәк шикәр комы (3 литрга 0.5 литр шикәр комы исәбеннән) саласы.
- Өстенә кайнаган кайнар су коеп, капкач белән каплап куясы. Банкаларны япкач, шикәр комы эреп беткәнче тәгәрәтеп торабыз, аннары җылы итеп төреп, бер тәүлеккә калдырабыз.
- Банкалар суынгач, салкын җиргә куясы.
Тәмле булсын!
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев