Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Әфлисун тутырылган үрдәк

Әфлисун тутырылган үрдәк рецепты

Кирәк: үрдәк, 3 әфлисун, 2-4 сельдерей, 1 лимон, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы баллы шәраб, 2 аш кашыгы бал, тәменчә тоз, борыч һәм тәмләткечләр (шалфей, “Прованские травы”).

Эш тәртибе: олы табакта 1 лимон һәм 1 әфлисунның согына чеметеп генә тоз, бераз борыч, тәмләткеч, 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, яхшылап болгатабыз. Әзер булгач, әлеге маринадка үрдәкне салып, 3-5 сәгатькә суыткычка куябыз. Озаграк торса, яхшырак. 1 әфлисунны 4 өлешкә бүләбез. Маринадланган үрдәкне суыткычтан алып, “рукав”ка салабыз да эченә сельдерей һәм бүлгәләнгән әфлисунны тутырабыз. Аннан 190 °Слы духовкада 2 сәгать пешерәбез. Ул пешкән арада глазурь ясый торабыз. Глазурь өчен 1 әфлисун согын 2 аш кашыгы шәраб һәм 2 аш кашыгы бал белән болгатабыз да, кечкенә кәстрүлгә салып, утка куябыз. Кайнап чыккач, сироп барлыкка килгәнче утта тотабыз. Үрдәк пешеп чыккач, эчендәге әфлисун белән сельдерейны алып, өстенә әзерләгән сиропны сибәбез.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X