Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Гөмбәле һәм сырлы тавык рулеты

Гөмбәле һәм сырлы тавык рулеты рецепты.

4 тавыкның түш ите 
200 г гөмбә 
4 аш кашыгы сыр 
тәменчә тоз 
100 г үсемлек мае 
200 г каймак 
5 төш сарымсак 
укроп 

Тавык итен төяргә, тоз һәм борыч сибәргә. 

Гөмбә һәм суганны майда кыздырырга һәм суытырга. 

Савытта укроп, каймак, сарымсакны болгатырга. 

Тавык итенә гөмбә һәм суган салырга, сыр сибәргә һәм рулет рәвешендә бөгәргә, берничә җирдән зубочистка белән кадап куярга. 

Ике яклап алтынсу төскә кергәнче майлы табада кыздырырга. 

Шуннан соң рулетны тирән табага яки кәстрүлгә салырга, өстенә каймаклы соусны салырга һәм 15-20 минут томалап пешерергә. 

Табынга пешкән бәрәңге белән бирергә мөмкин.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X