Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Голубцы

Рецепт.

4 кешегә: 300-400 г гөмбә, 1 әр суган, кишер һәм кәбестә, 1-2 татлы борыч, 80-100 г карабодай ярмасы, 5-6 бәрәңге, 75-100 мл томат согы яки 2-3 помидор, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Кыздыру өчен үсемлек мае.

Гөмбәне 40 минут тозлы суда пешерергә. Аннан туралган суган, кишер, борыч, укроп һәм петрушка белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Тоз, борыч сибәргә. Суынгач, кичтән суда торган карабодай ярмасы өстәргә. Эчлекне кәбестә яфракларына төрергә.

Кәстрүл төбенә түгәрәкләп туралган кишер, бәрәңге тезәргә. Голубцыларны салып, томат согы сибәргә яки помидор телемнәре куярга. Өстенә кайнар су яки шулпа агызырга. Лавр яфрагы өстәргә. Голубцы 20-25 минут пешә.

Табынга каймак һәм яшел тәмләткечләр белән бирергә.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев