Горбушадан суфле
Рецепт.
1 банка консервланган горбуша балыгы (сөләйман балыгы да ярый)
4 йомырка
1/3 ст сөт
0,5 кг бәрәңге
1 суган
тоз, борыч
Бәрәңгене пешереп изәргә. Йомырка сарысы, изелгән балык, кыздырылган суган, сөт өстәп, тоз, борыч сибәргә.
Яхшылап болгатырга һәм табага салырга.
Йомырка агын күпертеп, өстенә салырга һәм духовкада 20-25 минут тотарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев