Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Җиңел һәм тиз әзерләнә торган "Медовый" торт

"Медовый" торт рецепты.

Кирәк:
4 аш кашыгы бал,
2 стакан песок ,
3 бал калагы сода ,
250 гр атланмай

Крем өчен:
1 банка куертылган сөт
200 г атланмай

Бөтенесен бергә кушып парда (ягьни әлеге кушылма салынган савытны суга салып утта тоту) тотарга.

Эреп беткәч, массаны суытырга.

Суынып беткәч, 4 йомырка, 6-7 стакан он салып камыр басарга.

9 кисәккә бүлеп, шар формасы ясап, 10 минутка суыткычка куеп торырга.

Җәймәләр әзерләргә һәм газ мичендә пешерергә.

Куертылган сөтне һәм майны миксер ярдәмендә болгатырга. Берәр турле чикләвек кушарга мөмкин.

Җәймәләр әзер булгач, һәр катын крем белән майларга. 3 катлы тортлар ясарга. Барлыгы 3 торт килеп чыга.

4-5 сәгатьтән торт белән чәй эчәргә мөмкин.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X